10 апрель 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Иртәгә Казан халкын авыл хуҗалыклары ярминкәләренә чакыралар
Иртәгә, 11 апрельдә, Татарстан башкаласында авыл хуҗалыклары ярминкәләре узачак. Шәһәрлеләр азык-төлекне ваклап сату бәяләреннән 15 процентка арзанрак сатып алырга мөмкин. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
«Ватаным Татарстан» ФЛЕШМОБ игълан итә!
Апрель ул – Тукай ае. Быел без татарның бөек шагыйре тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәбез. Күпме вакыт узса да, аның шигърияте – мәңгелек.
-
Яңалыклар
Фәнис Яруллинның «Сандугач оясы» дип исемләнгән китабы дөнья күрде
Язучы Фәнис Яруллинның «Сандугач оясы» дип исемләнгән татар телендәге чираттагы яңа китабы дөнья күрде. Бу хакта Баулы районы Кызылъяр авылында урнашкан Фәнис Яруллинның музей-йорты фондын саклаучы Гүзәлия Газизуллина хәбәр итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Беренче кварталда федераль бюджетта дефицит күләме 4,6 триллион сумнан артып киткән
Россия Финанс министрлыгының башлангыч бәяләмәсе буенча, беренче кварталда федераль бюджетта дефицит күләме 4,6 триллион сум тәшкил иткән.
-
Яңалыклар
Белгечләр ябыктыру уколлары аерылышу куркынычын ике тапкыр арттыруын әйткән
Ябыгу өчен инъекция препаратларын киң куллану аерылышулар санын арттыруга китерергә мөмкин, ди белгечләр.
-
Яңалыклар
Татарстанда уза торган санитар икеайлыкта 25 мең кеше катнашкан
Республикада ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның йөкләмәсе буенча үткәрелә торган санитар-экологик икеайлыкның беренче ун көнендә, территорияләрне чистартуга 25 меңнән артык кеше һәм 463 берәмлек техника җәлеп ителде. Муниципаль берәмлекләр тарафыннан якынча 40 мең куб. м. калдыклар чыгарылды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Җәмгыять
Татарстан шәһәрләрендә эш ярминкәләре уза
Татарстанда 17 апрельдә республиканың һәр кадрлар бүлекчәләрендә һәм муниципаль берәмлекләрнең ял үзәкләрендә Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак.
-
Яңалыклар
Лариса Долина үзен яклаучыларга багышлап җыр язган
Россиянең халык артисты Лариса Долина «Голоса» дигән яңа җырын һәм шул ук исемдәге клипны дөньяга чыгарырга әзерли. Бу җыры – шәхси характерда, һәм ул авыр вакытта үзенә теләктәшлек белдерүчеләргә багышланган.
-
Яңалыклар
Татарстанда «целевик»-медикларга килешү шартларын бозган өчен бик зур штрафлар яный
Республикада максатчан юлламалар нигезендә белем алган табиблар һәм фармацевтлар өчен «акчалата» җәза чарасын күздә тоткан яңа норматив акт әзерләнелә. Документта (хәзер ул коррупциягә каршы тикшерү уза) килешү шартларын санга сукмаучыларга укыту чыгымын дәүләткә икеләтә күләмдә кире кайтару бурычы йөкләнгән.
-
Яңалыклар
Чирләүчеләр саны 400гә якынлаша: вакцинация уздыра башлаганнар
Муром округы территориясендә суның зарарлануы сәбәпле (суүткәргечләрдәге суда икенче типтагы норовирус тапканнар) эчәк инфекциясе таралган.
-
Җәмгыять
Һәр буынның – үз Әлмәндәре: Камал театры тамашачыны үткән һәм киләчәк турында уйландырды
Көттек. Ниһаять, ул кайтты. Камал театрының иң популяр һәм легендар спектакльләренең берсе «Әлдермештән Әлмәндәр» – кабат сәхнәдә.
-
Яңалыклар
Балтачта хәрби бүләкләр тапшырылды
Балтачта моңсу да, истәлекле дә булган чара үтте. СВОда һәлак булган бер төркем якташларына тиешле хөкүмәт бүләкләрен – орден-медальләрне аларның якыннарына тапшырдылар.
-
Җәмгыять
Без – Тукайның лаеклы варислары
Г. Камал театрының Көнчыгыш залында «Татар сүзе – Тукай сүзе» дигән театральләштерелгән шигъри тамаша төшерелде. Анда биш ел эчендә «Татар сүзе» бәйгесендә җиңүчеләр катнашты. Концертның телевизион премьерасы 26 апрельдә – Габдулла Тукайның туган көнендә – «Татарстан – Яңа Гасыр», «ТНВ-Планета» һәм «Шаян ТВ» телеканаллары эфирында күрсәтелә.
-
Яңалыклар
Татарстанда бер ир-ат, квадроцикл сатып алмакчы булып, 150 мең сум акчасын югалткан
Түбән Камалда бер ир-ат, квадроцикл сатып алмакчы булып, 150 мең сум акчасыннан коры калган. Бу хакта «KazanFirst» Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза. Ир-ат интернет аша товар сатып алырга ниятләгән бер мәлдә мошенниклар корбанына әйләнүен белдергән.
-
Яңалыклар
Марат Яруллин: «Ничек инде угрылыкны акларга була?!»
Башкортстанның атказанган артисты Марат Яруллин, футболкасы югалуын белдергәч, үзен вакчыллыкта гаепләгән язылучыларына мөрәҗәгать иткән. Алдагы көнне Апастагы концертыннан соң кемдер артистның иҗатына бәйле брендлы футболкасын урлаган. Марат моны, кабахәтлек, түбәнлек, дип, угрыны алга таба мондый гамәлен кабатламаска чакырып, мөрәҗәгать яздырган.